Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Газетабызның тугры дусты иде ул...

«Яшел Үзән» газетасы зур югалту кичерә. Газетабызның күпьеллык штаттан тыш хәбәрчесе, редакциянең якын дусты, һәрчак элемтәдә булып, район тормышы белән кызыксынып яшәгән Югары Урысбага авылы кешесе Фәндияр Гыйльманов вафат булды.

Фәндияр абый һөнәре буенча журналист та, язучы да түгел иде. Әмма аның йөрәгендә туган авылына, туган төбәгенә, кешеләргә карата зур мәхәббәт яшәде. Гомере буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйса да, район газетасыннан аерылмады. Ул дистәләрчә еллар дәвамында үзенең күзәтүләрен, уй-фикерләрен, борчуларын һәм шатлыкларын кәгазьгә төшереп, редакциягә юллады. Аның язмаларында авыл тормышы, хезмәт кешесе, туган як тарихы, җәмгыятьтәге үзгәрешләр һәм кеше язмышлары чагылыш тапты.

Фәндияр абыйның һәр язмасы ихласлыгы, тормышчанлыгы һәм халыкчанлыгы белән аерылып торды. Ул бармактан суырып түгел, ә үзе күргәнне, үзе кичергәнне язды. Шуңа күрә дә укучылар аны үз итте, ә редакция хезмәткәрләре белән ул еллар буе җылы мөнәсәбәттә булды.

Узган елның июнь аенда без аның хәлен белергә дип Югары Урысбагага барган идек. Сәламәтлеге какшап, аягы авыртып торса да, ул бер тапкыр да зарланмады. Киресенчә, район газетасына булган мәхәббәте турында сөйләде, еллар буе саклап килгән язмалары тупланган папкаларын күрсәтте. Бу аның өчен иң кадерле истәлекләрнең берсе иде.

Фәндияр абый район матбугатына һәрчак тугры калды. Газетаның кешеләрне берләштерүче, тәрбияләүче, тормышта юл күрсәтүче көч булуына ихлас ышанды. Аның: «Газетаны укып күп нәрсәдән үрнәк аласың, бу яшькә җитеп тә бөтен нәрсәне белеп бетереп булмый», – дигән сүзләре гел колакта яңгырый. Әле бүген дә: «Кызлар, хәлләрегез ничек?» – дип шалтыратыр төсле.

Фәндияр Гыйльманов үзенең гаделлеге, актив тормыш позициясе, кешеләргә битараф булмавы белән истә калыр. Ул туган авылын, районын яратып яшәде, һәркем өчен борчылды, һәр яңалыкны йөрәге аша үткәрде.

Редакция коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Фәндияр абыйның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр, ә аның язмалары туган як тарихының кадерле сәхифәсе булып калыр.

Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев