Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга томан вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде
Яшәеш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга томан вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга 14 мартта төнлә һәм иртән көтелүче томан вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртте.

Ведомство машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан баш тартырга киңәш итә. Әгәр бу мөмкин булмаса, дистанцияне арттыру, тизлекне киметү, әкрен генә туктау һәм кискен маневрлар ясамаска киңәш ителә. 

Җәяүлеләргә юлларны кичкәндә һәм юл янында булганда бигрәк тә сак булырга тәкъдим ителә.

Татар-информ


Нет комментариев