Фрунзе урамындагы фатирда ир-ат мәете табылган
13 – 19 июльдә янгын сүндерүчеләр 14 чакыру кабул итеп алган. Шуларның 7се ялган булган, 1 янгын очрагы теркәлгән.
Фото: редакция архивыннан
Васильевоның Свободная урамындагы башкарма комитет бинасында стенага ут капкан. Хезмәткәрләр, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, утны сүндергән. Сәбәбе ачыклана. 1 квадрат метрга зыян килгән.
Янгын сүндерүчеләр Фрунзе урамының 26нчы йортында полиция хезмәткәрләре белән бергә фатир ишеген ачарга булышкан. Анда ир мәете табылган.
Васильево бистәсендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре үтенече белән Набережная урамындагы йортта фатир ишеген ачарга туры килгән. Анда бер ир-ат сәламәтлеге начарланып, ишекне ача алмаган. Коткаручылар тәрәзә аша кереп, ирне ашыгыч ярдәм машинасына чыгарып салырга ярдәм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев