Фрунзе урамында хатын-кызның башына боз төшкән
23 февраль – 1 мартта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 991 чакыру килгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 595е – шәһәрдән, 396сы районнан булган. 391 кеше госпитализацияләнгән: 276сы – шәһәрдән, 115е – районнан.
Дубровканың Ореховый тыкрыгы урамында билгесез шартларда күкрәгенә алдан һәм арттан пычак кадалган 46 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Яңа Турада ялгышып сыек кер юу порошогы эчкән 35 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр.
Осиновоның Садовая урамында билгесез кешеләр корсагына пычак кадаган 46 яшьлек исерек иргә ярдәм таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә алып килгәннәр.
Нагорная урамында түбәдән кар төшеп башы җәрәхәтләнгән 56 яшьлек хатын-кызга, Фрунзе урамында башына боз төшкән 67 яшьлек хатын-кызга, Үрнәк авылының Молодежная урамында веранда түбәсе ишелеп, җәрәхәтләр алган 50 яшьлек иргә, Октябрьскийның Лесная урамында йорт түбәсеннән егылып төшкән 43 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев