Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин урынына ТР Дәүләт Советы депутаты итеп Лотфулла Шәфигуллин сайланды

Вәкаләтен вакытыннан алда туктаткан элеккеге республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урынына VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп Лотфулла Шәфигуллин сайланды.

Фото: «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте

Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе буш калган депутат мандатын тапшыру турында карарны 3 апрельдә үк кабул итте. Шәфигуллин «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге тәкъдим иткән республика кандидатлары исемлегенә керә иде.

Фәрит Мөхәммәтшин депутат мандатын һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен 17 мартта VII чакырылыш республика парламентының 19нчы утырышында ташлавын белдерде. Хәзер ул ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе булып тора.

«Таттелеком» ПАОның элеккеге генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин элек өч тапкыр Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган (IV, V һәм VI чакырылышлар), ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетын җитәкләгән. РФның атказанган элемтә хезмәткәре, ТРның атказанган икътисадчысы һәм Халыкара элемтә академиясенең академигы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев