Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы спикеры вазифасыннан китте
Бүген Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында парламент белән 30 ел җитәкчелек иткән Фәрит Мөхәммәтшин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында белдерде.
Депутатлар аның карарын бертавыштан хуплады — бу сорау утырышның көн тәртибенә өстәмә кертелгән иде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт сүзләрен җиткерде:
«Бүген гади көн түгел. Без сезгә ияләшкән идек инде. Кайда гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне тойдым. Районда эшләгән чорда да, сез Казанда булдыгыз. Иң авыр вакытта Фәрит Хәйруллович Хөкүмәтне җитәкләде, мин финанс министры вазифасын башкардым. Кулга кул тотышып эшләдек. Фәрит Хәйруллович тарафыннан гел ярдәм, теләктәшлек тойдым», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Фәрит Мөхәммәтшинның парламент эшеннән тыш, Татарстан халыклары ассамблеясе белән иҗтимагый эш алып баруын, партия линиясе буенча зур эш башкаруын һәм муниципалитетлар белән эшкә зур игътибар бирүен билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинның хәләл җефете Луиза Әкрәмовнага мөрәҗәгать итеп, аңа рәхмәтен җиткерде. Ул гаиләнең үрнәк булуында аның роле зур булуын аерым билгеләп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев