Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Ел башыннан 260 мең татарстанлы репродуктив диспансеризация узган

Республикада «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында диспансеризацияне үтү темплары югары. Ел башыннан бирле 260 934 кеше үз репродуктив сәламәтлеген тикшергән.

Сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев хәбәр иткәнчә, республикада бу эш җайга салынган. Поликлиникаларда аерым зоналар оештырылган, хезмәткәрләр билгеләнгән. Халык өчен уңайлы шартлар тудырылган – диспансеризацияне кичен дә, шимбә көннәрендә дә узып була.

Диспансеризациянең тәртибе: 18–39 яшьлекләр – өч елга бер, 40 яшьтән өлкәнрәкләр – ел саен. Министр барлык татарстанлыларны бу мөмкинлектән файдаланырга чакырды.

Тикшеренү узганнарның яртысына якыны – хатын-кызлар (49,3%). Аларның һәр икенчесен өстәмә тикшеренүгә җибәргәннәр.

2026 елда программага республиканың 45 муниципаль берәмлеге һәм 78 медицина оешмасы кушылды. Диспансеризация яшәү урынындагы хатын-кыз консультацияләрендә һәм поликлиникаларда уза. Үзегез белән паспорт һәм полис алып барырга кирәк.

Программа анкета, табиб тикшерүе, УЗИ, лаборатория анализларын үз эченә ала. Максат – репродуктив сәламәтлеккә йогынты ясарга мөмкин булган авыруларны иртә ачыклау.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев