Дүрт ел эчендә Татарстанда утильләштерү өчен 550 тоннадан артык электроника җыелган
Узган ел татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә Татарстанда 185 тонна иске электр җиһазлары җыеп алынып, утильләштерүгә озатылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу — республиканың 32 районыннан 314 оешманың эш нәтиҗәсе. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Программага аеруча зур өлешне Бөгелмәнең 5нче мәктәбе укучылары кертте. Балалар ата-аналары һәм укытучылары белән бергә 750 кг электрониканы утильләштерүгә тапшырды», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Быел да татарстанлылар иске электр җиһазларын җыюны дәвам итә. Гыйнвар аенда программада Казан, Әтнә һәм Биектау районнарыннан 14 бюджет оешмасы катнашты. Алар 8,5 тонна электр җиһазын утильләштерүгә тапшырды.
«Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы Татарстанда 2022 елдан бирле гамәлдә. Дүрт ел эчендә республикада 550 тоннадан артык электроника җыеп алынган.
Программа ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасындагы килешү нигезендә эшли. Ул «Экологик иминлек» милли проекты максатларына — экологик тәрбия бирү һәм кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш формалаштыруга ирешүгә ярдәм итә.
Программага кушылырга теләүчеләргә рәсми сайтта гариза калдырырга кирәк: «Катнашучыны теркәү» формасын тутырырга.
Утильләштерүгә түбәндәгеләр кабул ителә:
- компьютер һәм офис техникасы
- көнкүреш техникасы (шул исәптән кер юу машиналары һәм суыткычлар);
- электр инструментлары;
- фәнни һәм медицина техникасы;
- телефоннар һәм шәхси гаджетлар;
- электрон һәм электр уенчыклары;
- картриджлар.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев