Дәүләт Думасы сайлауларында беренче тапкыр 43 мең яшь татарстанлы тавыш бирәчәк
Казанда «Сайлау ноктасы» («Точка выбора») мәгълүмат үзәге ачылды, бу – Дәүләт Думасы депутатларының тугызынчы чакырылышына сайлаулар алдыннан оештырылган чара.
Тавыш бирү 2026 елның 18–20 сентябрендә узачак. Шул вакытта Татарстанның дистәләгән мең яшьләре беренче тапкыр үз сайлау хокукларын куллана алачак, дип яза «Татарстан-24».
Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев үзәкне ачу тантанасында Татарстанда мондый беренче тапкыр тавыш бирүчеләр саны 43 мең кеше тирәсе булачагын белдерде. Ул символик рәвештә сайлауларга шәхси чакыруны Россия дәүләт гаделлек университетының Казан филиалы студенты Әдилә Миназовага тапшырды.
Кондратьев билгеләп үткәнчә, бүгенге яшьләр сәясәтне аларны турыдан-туры борчый торган конкрет темалар аша кабул итә: белем сыйфаты, медицина, эшкә урнашу мөмкинлекләре. «Сайлаулар белән кызыксыныгыз, сәясәт белән кызыксыныгыз, сезнең тормышыгыз да, киләчәк балаларыгызның да тормышы бәйле булган барлык нәрсәләр белән кызыксыныгыз. Иң мөһиме – бу киләчәккә салынган өлеш», – диде Андрей Кондратьев.
Новости Татарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев