Чаллыда Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан
Яр Чаллыда Бердәм дәүләт имтиханының барлык фәннәре буенча уртача нәтиҗәләр республика күрсәткечләреннән югарырак булган. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Наркиз Кашапов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткән.
Фото: "ЯҮ" архивы
Яр Чаллыда Бердәм дәүләт имтиханының барлык фәннәре буенча уртача нәтиҗәләр республика күрсәткечләреннән югарырак булган. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Наркиз Кашапов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, чыгарылыш сыйныф укучыларының 27 проценты югары балл җыйган. Имтихан кампаниясенең әлегәчә билгеле булган нәтиҗәләре буенча, быел шәһәрдә 100 балл җыйган 52 укучы исәпләнә. Шуларның берсе – тарихтан, тугызы – рус теленнән, сигезе – әдәбияттан, егермесе – профильле математикадан, җидесе – химиядән һәм тагын җидесе физикадан иң югары нәтиҗәгә ирешкән.
Чагыштыру өчен, узган ел 100 баллны 36 чыгарылыш сыйныф укучысы алган иде.
Иң зур үсеш профильле математика буенча күзәтелә: былтыр ике генә укучы 100 балл җыйса, быел аларның саны 20гә җиткән. Шул ук вакытта химиядән иң югары нәтиҗә күрсәтүчеләр саны 23тән җидегә кадәр кимегән.
Шунысы да мөһим: Бердәм дәүләт имтиханының йомгаклары әле тулысынча ясалмаган. Чыгарылыш сыйныф укучылары информатика, биология, чит телләр һәм география фәннәре буенча нәтиҗәләрне әле көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев