Быел Корбан нисабы ике тапкыр артты
Быел Корбан кылу өчен нисаб күләме 100 мең сум итеп билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат очрашуында Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков хәбәр итте.
Корбан нисабы – бу – бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны кертмичә, калган ирекле акчалата яки мөлкәт күләме. Әгәр мөселман ир-атта яки мөселман хатын-кызда Корбан көннәрендә корбан чалу өчен шушы суммада яки мөлкәттә артык акча булса, ул корбан чалырга бурычлы.
«Без 100 мең сум турында сөйләгәндә, акчаны гына түгел, ә теләсә нинди артык мөлкәтне дә күз уңында тотабыз. Кеше ел дәвамында кулланмаган теләсә нинди мөлкәт артык санала», – дип билгеләде Мөбарәков.
Корбан нисабы күләме 595 грамм көмеш бәясенә тигез, бу 100 мең сумга туры килә. Узган елда Корбан нисабы 53 мең сум тәшкил итә иде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев