Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы эшен башлап җибәрде
26 июньдә Биләрдә XV Халыкара яшьләр уку-укыту форумы үзенең беренче сменасын — «Алдынгылар Биләр форумы»н ачты.
Быел тәүге смена Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә үткәрелә. Форумга Татарстанның төрле районнарыннан конкурс сайлап алуын уңышлы узган 12–17 яшьлек 800гә якын сәләтле яшь җыелды. Катнашучылар форумга эләгү өчен «Остазлар» темасына эссе язып, шәхси казанышларын чагылдырган портфолио тәкъдим иткән.
27 июньдә форумның рәсми ачылыш тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе һәм Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов яшьләрне сәламләде.
«Сезнең һәрберегез — үзенчәлекле шәхес. Һәркайсыгыз аерым бер дөнья, ә бергәләп без зур көч тәшкил итәбез. Безне уртак тарих берләштерә, һәм ул киләчәгебезнең нигезе булып тора. "Алдынгылар" — һәрвакыт алда, ә сәлкешләр — һәрчак инициативалы һәм актив яшьләр», — дип билгеләп үтте ул.
Форум кунакларын шулай ук Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов сәламләде.
«Яшьләр көнендә Биләрдә илнең иң сәләтле һәм инициативалы яшьләре җыелуы — зур шатлык. Форумда үткәргән һәр көнегез сезгә яңа белемнәр, файдалы тәҗрибә һәм онытылмас хатирәләр бүләк итсен», — диде ул.
Беренче сменаның төп темасы — остазлык һәм лидерлык. Программа катнашучыларда җаваплылык, лидерлык сыйфатлары һәм командада нәтиҗәле эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән. Форум дәвамында балалар 12 төрле юнәлеш буенча белем алачак. Алар арасында мәгариф, фән, мәдәният, экология һәм башка мөһим өлкәләр бар. Шулай ук сәлкешләр төрле остаханәләрдә катнашып, алган белемнәрен гамәлдә кулланып карый алачак.
Быелгы форумның яңалыкларының берсе — «Биләр. Тамырлар» проекты. Аның кысаларында археолог, тарих фәннәре кандидаты һәм «Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы» директоры Зөфәр Шакиров балаларны археология һәм тарих дөньясы белән таныштырачак.
Форум атмосферасын онлайн форматта да күзәтеп була. «Җанлы Сәләт» проекты аша көн саен форум яңалыклары, репортажлар һәм туры эфирлар тәкъдим ителә. Трансляцияләр «Сәләт»нең рәсми ВКонтакте битләрендә алып барыла.
Быел «Сәләт» форумы 26 июньнән 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Дүрт смена дәвамында Татарстан районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 6 меңгә якын сәләтле бала, яшь, остаз һәм белгеч бер мәйданчыкта очрашачак.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев