Бер хәреф хатасы өчен Казан эшкуарына 12 ел төрмә яный
Казанның Совет районы суды экспорт контроле куелган товарларны чит ил кешесенә законсыз тапшыру турындагы эшне карый.
Ике эпизод буенча «Регион Электро» АҖ генераль директоры 60 яшьлек Сергей Бивол гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, ширкәт рөхсәтсез Кыргызстан предприятиесенә 500 литрга якын триэтаноламин саткан. Бу матдә химик корал ясауда кулланылырга мөмкин булган химикатлар исемлегенә керә.
Гаепләү акты буенча, «Регион Электро» АҖ 2021 һәм 2024 елларда ике барель триэтаноламин сатып алган — күләме 225 һәм 255 литр. Химикатны бирүче — «Вираж» ширкәте, аның менеджеры Антон Дмитриенко Сергей Биволны экспортның үзенчәлекләре турында кисәткән. Моңа карамастан, тавар складка килеп кергәч, аны Кыргыз Республикасындагы «Айнур» заводына яңадан сату карары кабул ителә.
Триэтаноламин химик корал ясауда кулланылырга мөмкин булган химикатлар исемлегенә кергәнгә, аны чит илгә сату өчен рөхсәт алу кирәк. Моны беркем дә эшләмәгән, һәм гади накладная буенча товар РФ, Казахстан чиген узган, аннары Кыргызстанга килеп кергән. Рөхсәт документларын рәсмиләштерү өчен генераль директор җаваплы. Шуңа күрә аңа карата эш кузгатылган, гаепләнүче Сергей Бивол 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев