Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

АТОР: Казаннан Россия курортларына авиабилетлар кыйммәтләнгән

2026 елда Казаннан кайбер юнәлешләргә авиабилет бәяләре июль ае белән чагыштырганда арткан. Бу хакта АТОРның аналитика хезмәте мәгълүматларыннан билгеле булды.

Иң зур үсеш Казан – Минераль Су юлламасында теркәлгән: багажсыз иң арзан тариф 101,1 процентка арткан — 9,6 мең сумнан 19,3 мең сумга кадәр күтәрелгән.

Моннан тыш, Казаннан Калининградка билетлар да кыйммәтләнгән: «бару» рейсы 62,1 процентка арткан. Ә Калининград – Казан кире кайту рейсы бәясе 24–26 процентка үскән. Чагыштыру өчен: июльдә Калининградка туры рейсларга билетларны 6 430 сумнан табып булган булса, август башында бәяләр 17 339 сумга кадәр җиткән.
Шул ук вакытта кайбер юнәлешләрдә билетлар арзанаюы да күзәтелә. Әйтик, 2026 елның августында Казан – Сочи рейсы (багажсыз тариф буенча) июль белән чагыштырганда 12,2 процентка арзанрак булачак. 3 августка иң түбән тариф 11 187 сум тәшкил итә.

АТОР бәяләвенчә, август аенда авиапассажирлар ташу базарында төрле юнәлешләрдә төрлечә динамика күзәтелә: кайбер маршрутларда билетлар кыйммәтләнсә, икенчеләрендә арзаная. Белгечләр сәяхәтне планлаштырганда конкрет даталарны һәм юнәлешләрне исәпкә алырга, шулай ук башка шәһәрләр аша күчеп утыру белән альтернатив маршрутларны да карарга киңәш итә.

Август аенда Казан – Мәскәү маршруты буенча очышларга билетлар 5 382 сумнан, ә Казан – Санкт-Петербург юнәлешенә 7 450 сумнан башлана.

Автор: Гөләндәм Фәтхуллина
«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев