Ашказаны-эчәк тракты яман шеше яшәрә: Татарстанда 30 яшькә кадәрге пациентлар арасында онкология очраклары ешайган
Яшәеш

Ашказаны-эчәк тракты яман шеше яшәрә: Татарстанда 30 яшькә кадәрге пациентлар арасында онкология очраклары ешайган

Соңгы биш елда Татарстанда юан эчәк яман шеше белән авыручылар саны 67% ка арткан.

Бер үк ел эчендә 3 000 гә якын яңа очрак теркәлгән. Ашказаны-эчәк тракты яман шеше белән авыручылар саны биш ел эчендә 17% ка арткан. Белгечләр билгеләп үткәнчә, пациентлар арасында яшьләр күбәя.

Әлеге яман шеш төрләрен иртә стадиядә ничек ачыклау — Казанда бүгенге көннәрдә нәкъ менә шул сорау тирәсендә фикер алышалар. РКБда эндоскопик медицина буенча фәнни-гамәли конференция ачылды. Безгә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән алдынгы белгечләр килгән.

ТНВ


Нет комментариев