«Алтын мөнбәр» кинофестиваленә 66 илдән меңнән артык гариза килгән
Быел XXII «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале 4–8 сентябрь көннәрендә узачак. Татарстан Мәдәният министрлыгында фестивальнең гариза бирү кампаниясенә йомгак ясап, матбугат конференциясе үткәрелде.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренә караганда, фестивальгә кызыксыну елдан-ел арта.
– Фестивальгә кызыксыну сакланып кына калмый, ул рекордлар да куя, – диде ул.
Быел оештыручыларга 66 илдән 1030 фильм килгән. Гаризалар арасында тулы метражлы нәфис һәм анимацион фильмнар белән беррәттән вертикаль форматта төшерелгән картиналар да бар. Фестиваль тарихында тәүге тапкыр Венесуэла, Бруней Солтанлыгы һәм Того кинолары да катнаша.
– Бу – фестивальнең яңа континентларга чыгуын һәм географиясенең киңәюен күрсәтә. Мондый киң колач «Алтын мөнбәр»нең чын мәгънәсендә халыкара мәйданчыкка әверелүен раслый, – дип билгеләп үтте Дамир Натфуллин.
Фестивальне Рамил Төхфәтуллин төшергән татар мәгърифәтчесе һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» фильмы ачачак.
Төп конкурс жюрие белән Иранның танылган режиссеры Мәҗит Мәҗиди җитәкчелек итәчәк. Аның «Мөхәммәд – Аллаһы Тәгалә Илчесе» (2015) фильмы «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елына багышланган конкурстан тыш программага кертелгән.
Фестивальдә барлыгы 146 фильм күрсәтеләчәк. Киносеанслар «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексы һәм «Мир» кинотеатры залларында узачак.
Казан Кремлендә «Этник кино. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган үсеш нокталары» дип исемләнгән махсус программа тәкъдим ителәчәк. Андагы фильмнар әкиятләр һәм риваятьләр нигезендә иҗат ителгән.
Милли конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәреләчәк:
- иң яхшы милли фильм;
- иң яхшы документаль милли фильм;
- иң яхшы кыска метражлы милли фильм;
- балалар өчен иң яхшы милли фильм.
Моннан тыш, быел беренче тапкыр «Иң яхшы милли сериал» номинациясендә дә җиңүче билгеләнәчәк.
Конкурска шулай ук ике яңа номинация өстәлгән:
- иң яхшы тавыш режиссурасы;
- фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше.
Бу тәкъдим узган елгы жюри рәисе Ресул Пукутти инициативасы белән кабул ителгән.
Фестиваль кысаларында кинопроектларның халыкара питчингы да узачак. Аның төп максаты – Татарстан белән берлектә кино җитештерүне үстерү. Гаризалар тулы метражлы нәфис фильмнар һәм вертикаль сериаллар категорияләре буенча кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев