Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Әлмәт район хастаханәсендә капиталь ремонттан соң яңартылган бүлекләр ачылды

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең хирургия һәм офтальмология бүлекләрендә капиталь ремонт тәмамланды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хәбәр итте.

Яңарту эшләре бинаның бишенче катын колачлады. Биредә хирургия стационары һәм офтальмологиянең ике операция блогы урнашкан. Ремонт барышында инженерлык челтәрләре, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды, җиһазлар яңартылды, пациентлар өчен туклану бүлмәләре булдырылды.

Пациентлар өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыруга аерым игътибар бирелгән. Палаталар төрле сыйдырышлы итеп эшләнгән, бу авыруларны хәлләренең авырлыгына карап урнаштырырга һәм хастаханә эчендәге инфекцияләр таралу куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Һәр палатада аерым санитар төен, кислород ноктасы һәм медицина хезмәткәрләрен ашыгыч чакыру төймәсе урнаштырылган.

Хастаханәдә хәзер дә эшләр дәвам итә. Чердак бүлмәсендә ремонт бара, вентиляция системасын көйләү һәм сынау эшләре тәмамланып килә. Якын арада яңа йөк-пассажир лифты кайтарылыр дип көтелә. Бинаның фасадын яңарту эшләре 70 процентка үтәлгән, аларны ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Гүзәл Хәбетдинова сүзләренчә, капиталь ремонт Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булган. Ул республикада сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур игътибар бирә.

Яңарту эшләре «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Стационарларны капиталь ремонтлау» республика программасы буенча алып барыла. Проектның төп максаты – район халкы өчен медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыру.

Фото: Татарстан Республикасы Әлмәт районы матбугат хезмәте.
Автор: Эльза Кузнецова
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев