«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырды
Яшәеш

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырды

Май бәйрәмнәре спорт белән!

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе хезмәткәрләре 1 Май бәйрәмен чын спорт бәйрәменә әверелдерделәр. Коллектив ял көннәрен файдалы уздырып, ГТО нормативларын тапшырырга җыелды!

Йөгерү, озынлыкка сикерү, көч күнегүләре — һәркем үзенең никадәр ныклы һәм әзерлекле булуын күрсәтте. Иң мөһиме җиңү түгел, ә дуслык, күтәренке кәеф һәм сәламәтлекне ныгыту иде. Мондый чаралар команда рухын тагын да көчәйтә!

Сез дә актив яшәү рәвешенә кушылырга телисезме? Иртәгәгә калдырмагыз — бүгеннән башлагыз! Онытмагыз: хәрәкәттә — бәрәкәт! 

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов


Нет комментариев