«Ак Барс» 32 яшьлек һөҗүмче Алексей Бывальцев белән ике еллык килешү төзүен игълан итте.
Бывальцев КХЛда барлыгы 691 матч үткәреп, 264 нәтиҗәле очко (97 алка + 167 нәтиҗәле пас) җыйган. Аның файдалы булу күрсәткече — «+23».
Узган сезонны һөҗүмче «Автомобилист» составында үткәрде. Ул 70 матчта 17 очко (3 алка + 14 нәтиҗәле пас) туплады.
Казан клубының генераль менеджеры Марат Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, команда тренерлар штабына яхшы таныш булган тәҗрибәле үзәк һөҗүмчене составка чакырган.
Татарстан-24
Нет комментариев