«Айныту ноктасы»: гаиләне саклап, балаларны интернаттан ничек коткаралар?
Яшел Үзәндә 47 әни тормышка кире кайткан. 1728 баланы балалар йортыннан коткарган программа ничек эшли?
Фото: ясалма интеллект
Агымдагы елның мартында Яшел Үзәндә «Точка трезвости» – «Айныту ноктасы» республика программасының чираттагы этабы старт алды. 2015 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырылып килүче бу проект ата-аналарга алкоголь бәйлелеген җиңәргә, гаиләне саклап калырга һәм балаларның интернатларга эләгүен булдырмаска ярдәм итә. Бүген без бу эшнең Яшел Үзәндә ничек алып барылуы турында психо-неврология диспансерының медико-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Наталья Евдокимова белән сөйләшәбез.
– Наталья Николаевна, проектның үзенчәлекләре нинди?
– Безнең район программада ел саен актив катнаша. Нәтиҗәләрен начар дип әйтә алмыйм. Гамәлгә ашырылган елларда 59 кеше ярдәм алды. Күпчелеге аны уңышлы узды! 2025 елда – 12. Быел да кандидатларны сайлау буенча җентекле эш бара. Төп максат – эчкече аналарны «терелтү», ягъни дөрес юлга бастыру һәм балаларын гаиләләргә кайтару. Бу – республика хөкүмәтенең шәхси контрольлегендәге проект. Монда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр, социаль хезмәтләр, табиблар һәм психологлар бер кул булып эшли. Чөнки гаиләне коткару – уртак тырышлык!
– Проект буенча сайланган кешеләрне «терелтү» процессы күпме бара?
– Бу эш 6 ай дәвам итә. Көндезге стационарда 14 лекция уздырыла. Хатын-кызларга алкогольнең организмга ничек тәэсир итүе, нинди өзлегүләр булуы турында аңлатыла, әңгәмәләр уздырыла. Алар алкоголь куллануга каршы торырга өйрәнә. Дарулар бирү, инъекцияләр ясау да каралган. Ләкин бу программада кулланылган дарулар башка препаратлардан аерыла, өзлегүләр булмый. Бер инъекция ай дәвамында организмга тәэсир итә. Әгәр хатын-кыз «ычкынса» – начар реакция булмаячак. Бу – заманча препарат, ул Татарстан Рәисе эгидасында билгеләнә. Шуны да ассызыклау кирәк, квота санаулы гына кешеләргә бирелә.

– Дәваланучыларның барысы да бу препаратларны тулысынча ала алдымы? Яңадан алкоголь куллана башлаучылар булмадымы?
– Әлбәттә, алар – тере кешеләр, күңелсезлекләр дә була. Сайланучыларның барысы да беренче этапны уза алмады. Шуңа күрә без һәрвакыт алдан ук резерв исемлек төзибез. Нәтиҗәдә, былтыр 12 кешенең 11е төп этапларны уңышлы узды. Программа – яңа тормышка атланган зур адым.
– Программага кемнәр сайлана?
– Социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр мәгариф, медицина, социаль, эчке эшләр органнары аша ачыклана. Балаларына ятим калу куркынычы янаган әниләргә өстенлек бирелә. Әмма аларның медицина ягыннан каршылыклары булмаска тиеш. Мәсәлән, йөклелек, бавыр циррозы, хәтер проблемалары белән дәваларга ярамый. Әйтик, былтыр бер гаилә пары, бала табуны планлаштыру сәбәпле, проектта катнашудан баш тартты. Хәзер МХО катнашучылары толларына игътибар зур. Андыйлар ике кеше булды. Нәтиҗәдә, комиссия аларга балаларын кире кайтарды һәм социаль хезмәткәрләр күзәтү астына алды.
– Уңышлы очраклар күпме?
– Былтыр бер гаилә пары булды. Алар моңа кергәнче үк балаларын кайтару буенча судка мөрәҗәгать иткән, әмма суд баш тарткан. Аларга хәзер хокуклары кайтарылды! Бу – бик зур нәтиҗә. Әти-әниләренең күзләрендәге яшьне һәм балалары белән кочаклашкан вакытларын күрү безнең өчен дә зур шатлык булды.
– Соңгы сүз итеп нәрсә әйтер идегез?
– Төп бурыч – социаль ятимлеккә юл куймау. Балалар әниләре янында тәрбияләнергә тиеш. Программа шуның өчен дә бик мөһим. Һәр катнашучы – статистика гына түгел, ул – яңа тормыш, яңа өмет. Гаиләгә кайтарылган һәр бала – бу изге эшнең иң зур бәясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев