Әбиләрең дә кимен куймый
Әйтәм әле! 5-68-03
Мирный бистәсендә машина кирәк-яраклары кибетенә туктадык. Алда тукталышта автобустан олы яшьтәге бер ханым төште дә, безгә кулларын селки-селки килә, мин сиңа әйтим! Имеш, без җәяүлеләр чыга торган юлга туктаганбыз. Гәрчә юл берничә метр ераклыкта булса да. Ирем тыныч кына аңлаткан иде дә, бу безне аты-юлы белән өч хәрефкә җибәрмәсенме?! Аптыраудан җавап бирергә сүз дә таба алмадык.
Яшьләрне сүгәргә яратабыз бит инде. Менә монда кайбер әбиләрең дә кимен куймый әле. Шундый юк-бар өчен әшәкеләнергә кирәк бит. Ул йөзеннән чыккан усаллыкны күреп, үзебез дә куркып киттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев