14 декабрь көнне Яшел Үзән балалар иҗат үзәгендә ел саен мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы тарафыннан үткәрелә торган «Осталыкка юл 2021» муниципаль конкурсы булып узды.
Конкурста катнашучылар арасында 5 елга кадәр эш стажы булган шәһәр һәм район мәктәпләре тәрбиячеләре һәм укытучылары бар иде.
Укытучылар арасында җиңүне Айгөл Сәитова яулады. Аны уңышлы дебюты белән котлыйбыз һәм киләчәктә педагогик эшчәнлектә уңышлар телибез!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев