9 июльгә һава торышы
Яшәеш

9 июльгә һава торышы

Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

9 июльдә республикабызда алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә җитди явым-төшемнәр көтелми. Нәкъ менә көндез исә көнчыгыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгыр явып узарга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан, алга таба төньяк-көнчыгышка күчәчәк, тизлеге секундка 5-10 метр. Көндез урыны белән җилнең көчәюе 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

️Термометр баганаларына килгәндә:
️Төнлә: +11..+16˚Көндез: +25..+30˚ җылы

Көнегез уңышлы һәм күңелле үтсен! 


Нет комментариев