737 меңнән артык татарстанлы кредит алуга үз-үзләренә тыю куйган
Быелның 1 мартыннан башлап Татарстанның 737 мең кешесе кредитлар алуга үз теләкләре белән үзләренә тыю куйган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу хакта республиканың цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.
Яковлев сүзләренчә, үз-үзеңә тыю куюның ике ысулы бар. Иң популяры — «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша. Аннан 680 792 кеше файдаланган. Тагын 56 420 кеше бу хезмәт өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать иткән.
Кредитларга үз-үзеңә тыю кую — кибермошенниклардан саклануның нәтиҗәле ысулы. Әгәр кеше аны куйган икән, ул, хәтта мошенниклар тәэсиренә эләксә дә, кредит ала алмаячак.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев