Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

63 яшьлек хатын-кыз үлгән кешегә кияүгә чыккан

***

Бу хәл Петербургта булган. Шулай итеп, ул фатирлы булган.

Хатын мошенниклыкта гаепләнә. 2015 елның июленнән 2016 елның сентябренә кадәр ул дәүләт оешмаларына, нотариаль һәм суд органнарына никахлашу турында ялган таныклык бирә. Әлеге таныклыкта ул 2015 елның мартында үлгән кеше белән никахлашкан дип язылган. Ир-ат Киров районында яшәгән булган.

«Хатын» 6 миллион сум чамасы торган фатир хуҗасына әверелә һәм милеккә хокукны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында терки.

Прокуратура хатын-кызны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепли. Мәрхүм ир-атның апасы әлеге эш буенча зыян күрүче булып бара.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев