Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

22 млн сум ришвәт бирергә теләгән эшмәкәрне колониягә җибәрделәр

Казанның Вахитов судында «АБС ГРУПП» күпләп сату компаниясен гамәлгә куючы Дамир Мәхмүтовка хөкем карары игълан ителде.

Фото: © Кирилл Гумиров /«Татар-информ»

Аны ришвәт бирергә җыенуда гаепле дип таптылар һәм 6,6 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләделәр.

Җәзасын ул катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк. Судка аны конвой алып килде.

"Мәхмүтовны гаепле дип танырга һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә 6 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгеләргә", – дип игълан итте судья. Мәхмүтовның җинаять эше 2025 елның мартында ук кузгатылган. Шул ук вакытта "АБС ГРУПП" да административ эш кузгатылган. Компаниягә 10 млн сум күләмендә штраф язылды, ә җинаять эше судка җибәрелде.

Тикшерү версиясе буенча, Черкесов – арадашчы гына. Вазыйфаи затларга акчаны Сөнгатуллин фамилияле кеше бирергә тиеш булган. Ләкин ул акчаларны тапшырмый, киресенчә, гаебен танып килә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев