Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

2025 елда Татарстанда ислам (партнёрлык) финанслары катнашындагы килешүләр күләме 6 тапкырга арткан

2025 елда Татарстанда ислам (партнёрлык) финанславы катнашындагы килешүләр күләме 2024 ел белән чагыштырганда алты тапкырга арткан.

Фото: пресс-служба Министерства экономики РТ

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов Казанда Татарстан Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

«Узган елда җәлеп ителгән акчалар күләме алты тапкырга артты, 35тән артык партнёрлык һәм кастомлаштырылган финанс продуктлары гамәлгә ашырыла, капитал базары актив үсеш ала», – диде министр.

Шагиәхмәтов искәрткәнчә, 2025 елда федераль дәрәҗәдә партнёрлык финанславы буенча экспериментны тагын өч елга – 2028 елның сентябренә кадәр – озайту турында карар кабул ителде.

«Экспериментның мөһим максаты – халыкара инвестицияләр җәлеп итү», – дип белдерде министр.

Ул шулай ук узган елның декабрендә Казанда БДБ территориясендә беренче тапкыр AAOIFI – Ислам финанс институтларының бухгалтер исәбе һәм аудиты оешмасы вәкиллеге ачылуын искәртте. Әлеге үзәк Россиядә һәм Берлек илләрендә партнёрлык финанслары стандартларын үстерү белән шөгыльләнәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев