1 марттан газ җиһазларын карап торуга таләпләр катгыйланачак
2026 елның 1 мартыннан Россиядә законнардагы үзгәрешләр үз көченә керәчәк, нәтиҗәдә газ җиһазларын карап торуга таләпләр катгыйланачак.
Фото: «Яшел Үзән» редакциясе архивыннан
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетындагы брифингта республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин хәбәр итте.
«Төп басым инструменталь үлчәүгә ясалачак. Ягъни, элек шахтаның эшләвен тикшерү генә җитсә, хәзер шахталардагы һава алмашыну һәм һаваның сирәкләнү күрсәткечләрен үлчәргә кирәк булачак. Бу — принципиаль мәсьәлә», – дип белдерде Тыгин.
Аның сүзләренчә, элеккечә «күз үлчәме» белән генә үлчәү ясау мөмкин булмаячак. Газчыларга прибор күрсәткечләрен теркәргә һәм аларның югары яки түбән чикләрдән чыкмавына инанырга кирәк булачак.
Шул ук вакытта, җиһазларны куллану таләпләре бозылган очракта, андый фатирда яки йортта газны сүндерәчәкләр. Газчыларны фатирга кертмәгән очракта да шундый ук чара күреләчәк.
«Фатирга кертәсегез килмиме? Ихтыярыгыз, бернинди сорау да юк, сездә газ булмаячак. Шул ук вакытта краныгызны сүндереп кенә калдырмаслар, аны эретеп ябыштырып куярлар. Тиешле рәвештә, яңадан тоташканда бу бик җитди проблема тудырачак», – дип ассызыклады Тыгин.
Ул шулай ук җиһазларны тикшерү ел саен үткәрелергә тиешлеген һәм газчыларның торакны тикшерүендә яшәүчеләр үзләре кызыксынырга тиешлеген өстәде.
«Газ сүндерелгән йортларда беркем дә һәлак булмады, бу йортлар шартламады, анда шартлаулар һәм газ исе белән агуланулар юк», – дип йомгаклады сүзен Дәүләт торак инспекциясе башлыгы.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев