1 апрельдән кемнәрнең пенсияләре артачак
1 апрельдән кайбер татарстанлыларның пенсияләре артачак.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8% ка индексацияләнә – фаразланган инфляция дәрәҗәсе нигезендә. Социаль пенсияләр берничә нигездә билгеләнә: картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту, шулай ук ятим балаларга. Картлык буенча пенсия иминият пенсиясе билгеләнмәгән гражданнарга түләнә. Аны алу өчен 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы таләп ителә.
Индексация автомат рәвештә үткәреләчәк, гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә яки документларны бирергә кирәкми. 2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9 424,1 сум тәшкил итәчәк. Әгәр дә бу түләү керемнең бердәнбер чыганагы булып хезмәт итсә, пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр социаль өстәмә түләү билгеләнә. Татарстанда быел ул 16 098 сумга тигез.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев