Хезмәт тәрбиясе – балачактан ук салына: Мулла Иле мәдәният йорты янында өмә узды
Бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә ала. Хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, аның тумыштан салынган сәләтен ача.
Баланы хезмәткә өйрәтү – аны тормышка әзерләүнең иң мөһим этабы. Кечкенәдән эшләргә гадәтләнгән бала үз көченә ышанып үсә, авырлыкларны җиңәргә өйрәнә һәм җәмгыятьтә үз урынын таба.
Мулла Иле авылында бу хакта яхшы беләләр. Мәдәният йорты янындагы балалар мәйданчыгын тәртипкә китерү чарасы балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең иң күркәм үрнәге булды. Балалар мәдәният йорты мөдире белән бергәләп, мәйданчыкны төрле чүп-чарлардан чистарттылар, пөхтә итеп себерделәр.
Бу изге гамәл балаларга үз тирә-юненә сакчыл караш тәрбияләүнең, бердәм хезмәтнең нинди шатлык китерүенең иң матур үрнәге. Мәйданчык пакьләнгәч, балаларның күзләре шатлыктан яна, чөнки чиста, пөхтә урында уйнау күпкә күңеллерәк.
Авылның киләчәге – аның балаларында. Ә балаларның киләчәге – аларга бүген биргән тәрбиядә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев