Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үз кулыбыз белән калфак: Олы Яке мәдәният йортында осталык дәресе узды

Татар халкының милли бизәк-чигү сәнгате яңадан үз урынын таба. Быел да Олы Яке авылы мәдәният йортында милли мирасыбызның бер өлгесе – калфак тегүгә багышланган мавыктыргыч мастер-класс узды.

Чын иҗат бәйрәменә әверелгән бу чарада остабыз Гөлнур Шәрәфетдинова калфак тегүнең нечкәлекләрен, аны төрле бизәкләр, укалар, чук-чигү, тасмалар белән бизәү серләрен һөнәр осталыгы белән күрсәтте. Һәр тегүче эшенә җан өрде, милли бизәкләрнең мәгънәсен аңлады, калфакның нәзәкатьлелеген, күркәмлеген үз күзе белән күреп, үз кулы белән тоеп эшләде.

Мастер-класс барышында катнашучылар милли киемнәребезгә яңа сулыш өрү, аларны заманча кием-салым белән дә оста бәйләү алымнарын өйрәнделәр. Калфак – ул бары тик баш киеме генә түгел, ул – татар хатын-кызының зирәклеген, матурлыкка омтылышын, милли горурлыгын чагылдыручы символ.

Чараны оештыручы, Олы Яке мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова билгеләп үткәнчә, хәзерге заманда милли кыйммәтләребезне саклап, аларны яшь буынга җиткерү – һәр мәдәният хезмәткәренең изге бурычы.

«Без әлеге мастер-классларны даими уздырырга планлаштырабыз. Чөнки тегү серләренә өйрәнеп кенә калмыйбыз, без бер-беребезгә күңел җылысын бүлешәбез, милли рухыбызны ныгытабыз», — дип сөйләде Рәмзия ханым.

Әлеге чарада катнашучылар тегү серләренә төшенделәр, үзләре өчен яңа алымнар үзләштерделәр, күңелле итеп аралаштылар һәм иң мөһиме – үз куллары белән эшләнгән калфаклар иясе булдылар.

Милли мирасыбыз яши, ул безнең кулларда, йөрәкләребездә, иҗатыбызда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев