Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Урысбагалыларны бәхетле иттеләр

Татар халык әйтемендәгечә: «Суның кадере чишмә корыгач беленә».

Бүген Урысбага авылында өр-яңа су башнясы гамәлгә тапшырылды. Биредә су белән проблема башка булмас дип өметләнә Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. Аның сүзләренчә, былтыр грант акчаларына Кече Ачасырда һәм Бәчек авылларында башнялар яңартылган иде инде.– Бу безнең өчен бик сөенечле вакыйга, – дип уртаклаша җирлек башлыгы.

– Әлеге башня йөз процент Түбән һәм Югары Урысбага халкы җыйган үзсалым акчасына эшләнде. Узган ел башнясын сатып алсак, быел акча аны урнаштыруга тотылды. Бу эшләрне башкару өчен Норлат торак-коммуналь хуҗалыгы белән килешү төзелде һәм алар аны сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп төгәлләп тә куйды. ТКХ җитәкчесе Ленар Садриевка аерым рәхмәтләрне җиткерәсе килә, вакыты тар булуга карамастан, ул көн саен Урысбагага килеп, эш барышын шәхсән үзе контрольдә тотты.

Исегезгә төшерәбез, гражданнар җыеннары вакытында район башлыгы Михаил Афанасьев нәкъ менә эксплуатацияләүче оешмага, бу очракта Норлат Торак-коммуналь хуҗалыгына Идел аръягы зонасында яңа су башнялары урнаштыру белән шөгыльләнергә кушты. Бу аңлашыла да – әлеге башняларга хезмәт күрсәтүче оешма, алар белән киләчәктә проблемалар килеп чыкмаслык итеп, сыйфатлы итеп урнаштырачак. Чөнки егетләр үз эшләренең осталары.

Урысбагалыларның шатлыкларын уртаклашабыз һәм башка җирлекләрдән яхшы хәбәрләр көтәбез.Безгә мәгълүм булганча, быел тагын 6 башня яңартылу планлаштырыла. Чишмәләребез корымасын, райондашларыбыз суга тилмермәсен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев