Урысбагаларны берләштерде авыл бәйрәме!
Автор фотолары
12 июньдә Түбән Урысбагада Авыл көне гөрләп узды!
Әллә Россия көненә туры килгәнгә, мәйдандагы бәйрәм Урысбага халкын гына түгел, тирә-юньдәге авылларны да җыйды. Бәчек, Кече Ачасыр, Мамадыш-Әкил, Норлат, Олы Ачасыр, Шырдан, Мулла Иле, Бакырчы, Күгеш, Акъегет, Карашәмнән генә түгел, хәтта күрше республика – Ормардан да кунаклар килгән иде.
Безнең гаиләдә бәйрәмгә әзерлек иртәнге яктан башланды. Бәйрәмдә авылдашларны чишмә суыннан кайнатылган самовар чәе һәм коймак белән сыйларга иде исәп. Шуңа да иртәнге яктан коймак куеп, гаиләбез белән плитә янында кайнаштык.
Ә авыл бәйрәмен оештыру эшләре инде кар эреп, җирләр ачылуга башланды. Элек-электән Сабан туе уздырыла торган мәйданыбыз соңгы ике елда «ял итте». Ике ел рәттән без, урысбагалылар, тирә-як авылларда Сабантуйлар үткәрелә башлагач, нәүмизләнеп кала идек. Быел, шөкер, авылдашыбыз Рафил абый Хәйруллин: «Үзебезнең авылга да бәйрәм кирәк. Әйдәгез, үткәрик әле!» – дигәч, авылдашлар да хуплап алды.
Хуплау бер эш, аны уздырганчы башкарыласы эшләр дә шактый шул. Мәйданга төшү юлын карыйсы, урынын тәртипкә кертәсе дисеңме... Тирә-юньне басып килүче балтырганнан арындыру да күпме көч һәм вакыт сарыф итә бит.
Авылыбызның тырыш егетләре шимбә-якшәмбе кайтып, атна саен диярлек мәйдан тирәсен, анда бара торган юл өстен чистарту өмәләрен оештырып мәш килде. Марс Низамов, Инсаф Хәлиуллин, Булат Гарәфиев, Фаил Сәйфединов, Рөстәм Әхмәтҗанов, Фәнис Минһаҗев һәм, әлбәттә, Рафил абый үзе һәм аның уллары шушы эштә актив катнашкан егетләр. Өлкәннәр – Хәлим абый Сафиуллин, Әнәс абый Гыйләҗев, Шамил абый Гарипов, Илдус абый Гафиятуллин, Илшат абый Шиһапов та яшьләрдән калышмады.
Ә Илшат абый Гайнуллин техникасы белән бобер плотинасыннан чыккан агачларны җыеп түкте. Бәйрәмгә кайткан авылдашлар да бәйрәмгә төшүче юлның чисталыгын күреп, үзгәрешләрне шунда ук сизде. Һәр эштә туган авылына ярдәм итәргә әзер якташыбыз Равил абый Гарипов исә таштан юл салдырды. Техника белән ярдәм итеп, 2-3 көн юл өсләрендәге, урамнардагы печәннәр чабылды. Шушы егетләр ярдәме белән мәйданда тәртип урнашты. Афәрин, егетләр!
Гомумән, соңгы елда авылдашлар мондый өмәләрдә актив катнаша. Күптән түгел генә Югары һәм Түбән Урысбага авыллары зиратлары зурайтылды. Киртәләрен тотуда да якташлар, авылдашлар бердәм булып эшләде. Халыкның активлыгына сокланмый мөмкин түгел.
«Бер оештырылган чара да бер кешенең хезмәт җимеше генә түгел. Рәхмәт, авылдашлар, бәйрәм үткәрү идеясен күтәреп алдылар. Финанс һәм оештыру ягыннан да ярдәм иттеләр. Бердәм булып эшләгәнгә дә бәйрәмебез матур үтте», – ди Рафил абый.
Яшерен батырын түгел, кечкенә генә чара оештырырга алынсаң да, фәлән хәтле чыгымнар тотылуына әзер буласы. Нишлисең, дөньясы шундый. Бәйрәмнең бизәге – милли уеннар. Шул ярышларда катнашучыларга да бүләкнең яхшысын аласы килә бит. Болар барысы да акчага килеп төртелә. Авыл көненең дә финанс ягын тулаем халык күтәрде дисәң, хата булмас.
Рамилә апа Гайнуллина, зират өчен дисеңме, тагын башка эшләргә акча туплауны җиренә җиткереп, намусы кушканча җыя. Авыл бәйрәменә дигән ярдәмне дә халык аңа тапшырды. Иганәчеләребез дә үзебезнең якташларыбыз. Әйтик, Марат Камалов 72 мең сумнан артыгракка техника бүләкләре алган, Эльмир Әхмәтҗанов кер юу машинасы һәм үзләре җитештергән 25 савыт бавырсак алып кайтты. Ул бавырсакларны мактый-мактый сыйланды бәйрәм кунаклары.
Чәй табынына кайтсак, 13 самовар чәй кайнатылып, дүрт йөзгә якын кунакны сыйладык. Чишмәбезнең әллә суы тәмле, әллә чәйгә салынган авылыбызның болын-кырларында үскән шифалы үләннәр шул кадәр җанга үтеп керде – белмәссең, көн эссе булуга карамастан, кайнар чәйдән баш тартучы булмады. Татар халкы эсседә дә, суыкта да чәй ярата шул. Без дә үзебезнең авылыбызның кунакчыллыгын күрсәтергә тырыштык.
Ә мәйданда бәйрәм кызганнан-кызды. Бәйрәм авылыбыз мулласы Илшат абый Шиһаповның хәер-фатихасыннан башланды. Коръән аятьләре укылып, авылыбызга иминлек теләп, дога кылдык.
Клуб мөдире Люция апа Садриева, бәйрәмнәр үткәрүдә тәҗрибәле кеше буларак, шул кадәр эчтәлекле, кызыклы программа төзегән иде. Уеннар җыр-бию белән бер-бер артлы үрелеп барды. Алып баручы Норлат авылы мәдәният йорты мөдире Хөршидә Гайнуллинаның җор теллелегенә, осталыгына кунаклар хәйран калып утырды. Әле моңлы тавышы белән йөрәкләргә үтеп керерлек җырларын да бүләк итте. Аның әтисе ягыннан Мөршидә әбисе Урысбага кызы булган икән. Димәк, ул да үзебезнең як кызы бит.
Татарстанның халык артисты, якташыбыз Рәшит абый Сабиров һәм аның иҗатташ дуслары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Авылыбызның моңлы җырчыларын тыңлап халык моңланды да, кушылып җырлады да, кайберәүләр елады да. Берсеннән-берсе кызыклы уеннар карап, халык рәхәтләнеп ял итте.
Сабантуй, Авыл көне күптән очраштырмаган туганнарны, сыйныфташларны, дусларны очраштыру урыны шул ул. Бәйрәмгә кайткан авылдашлар да бик рәхмәтле булып таралышты.
Ә без исә шушы эшләрнең башында торган, җәй айларында үзенең кырык эшен кырык якка ташлап, «авыл» дип янып йөргән Рафил абый һәм аның гаиләсенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу эшләргә аны илһамландыручы, һәрнәрсәне тәртиптә тотып, барысын да барлап торучы хатыны Эльмира апага аерым мактау сүзләрен җиткерәсе килә. Алар үзләре янына актив кешеләрне туплап, барысын да оештырып, халык өчен бик матур бәйрәм үткәрде. Мондый авылдашларыбыз булу горурлык та, куаныч та.
Кызганыч, авылыбыз елдан-ел кечерәя, халык саны кими. Ә менә мондый чаралар күптән киткән якташларыбызны тагын да туган нигезләренә йөз тотарга этәрә. Алар канатланып тәпи йөргән йортларына кайта, туганнары, авылдашлары белән күрешеп аралаша. Ни дисәң дә, авылыбызда буш нигезләр артмасын иде дә, тамырларыбыз авылдан өзелмәсен иде.
Руфия Ишметова-Мөхетдинова,
Урысбага авылы
Нет комментариев