Тау Илендә Авыл көне гөрләп узды
4 июль көнне Тау Иле мәдәният йорты каршында авыл халкы һәм кунаклар өчен истәлекле, җылы очрашуларга бай Авыл көне бәйрәме узды.
Бәйрәмне авылның имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт изге теләкләре һәм Коръән аятьләре белән башлап җибәрде. Көн дәвамында мәйданда моңлы җырлар яңгырады, дәртле биюләр, күңелле юмор, милли уеннар бер-берсен алыштырып торды. Кичәгә үзенең ямьле алып баруы белән танылган җырчы Наил Мөбәрәкшин аерым бәйрәм рухы өстәде.
Мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аеруча үзешчән артистлар Люция Садриева, Хөршидә Гайнуллина, Гөлчәчәк Шакирова, Гөлнара Фатхуллина, Рәшидә Борһанова, Илшат Гайнетдинов, Фәрит Хәлилуллинга, шулай ук йөрәк җылысын кушып әзерләгән тәмле пылау, шашлык һәм лимонлы чәй белән сыйлаган Таһир һәм Галия Әдиятуллиннарга зур рәхмәт белдерелде.
Бәйрәм мәйданында сәүдә нокталары эшләде, балалар өчен уен мәйданчыклары оештырылды. Авылдашлар, читтән кайткан кунаклар һәм бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән иганәчеләр бердәмлек һәм күтәренке кәеф бүләк итте.
«Авыл – илебезнең нигезе. Авылларыбыз көчле һәм бердәм булганда гына, илебезнең киләчәге дә ныклы була. Безнең көч – бердәмлектә. Киләчәктә дә шулай тату булып, матур эшләр башкарырга язсын!» – ди Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова.
Бергә булганга – бәйрәмнәребез дә ямьле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев