Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танаенда «Тукай дөньясына сәяхәт» исемле чара узды

25 апрель көнне авыл мәдәният йортында, китапханә һәм мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган интеллектуаль уен узды.

Балалар иң элек шагыйрьнең авыр балачагы, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Аннары викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләрдән өзекләрне һәм иллюстрацияләрне карап әсәрләрне таныдылар, шигырьләрне рольләргә бүлеп укыдылар. Чарага Тукайның тормышын яктырткан матур китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.

«Укучыларыбыз уенда бик актив катнаштылар, Тукайның мирасы безнең йөрәкләрдә мәңге яши!» — дип белдерде мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев