Татар Танаенда Авыл бәйрәменә сөлге җыйдылар
Сабантуйга сөлге җыю — ул бабаларыбыздан калган, җанга иң җылы, иң якын кадерле йолаларыбызның берсе. Бу көнне авыл аерым бер тылсымлы дөньяга әверелә...
Авыл халкы, йөрәкләренә бәйрәм шатлыгы сыймыйча, урамга агыла. Татар Танае авылында Авыл бәйрәменә сөлге җыю да нәкъ менә шулай — күңелләрне тетрәндереп, үткәннәр белән бүгенгене бергә бәйләп узды!
Берсеннән-берсе чибәр, күз явын алырлык егет-кызларыбыз урамнарны җыр-бию белән гөрләтте. Күз явын алырдан матур итеп бизәлгән, кыңгыраулар таккан җигүле ат исә һәркемнең күңелендә горурлык хисе уятты. Бу — гади генә бәйрәм түгел, бу — безнең тамырларыбыз, җаныбыз!
Милли бәйрәм гөрләп үтсен,
Икмәк һәм хезмәт туе.
Халкыбызның горурлыгы,
Син, авыл Сабан туе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев