Татар Танае мәдәният йортында балалар өчен «Балалар иминлеге» темасына багышланган тәрбияви чара узды
Балалар иминлеге – иң мөһиме!
Татар Танае мәдәният йортында балалар өчен «Балалар иминлеге» темасына багышланган тәрбияви чара узды.
Чара барышында балалар шырпыларның көндәлек тормышта кирәкле әйбер булуы турында белделәр. Ләкин аларны дөрес кулланмаганда зур куркыныч чыганагына әверелергә мөмкинлеге турында да сөйләштеләр.
Балалар гадәти шырпылар белән беррәттән, сәяхәтчеләр, геологлар, альпинистлар куллана торган махсус сигнал шырпылары, суга чыдам шырпылар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Балаларга иң мөһим кагыйдә искә төшерелде: шырпы – уенчык түгел! Бер кечкенә генә шырпы да зур бәлагә – янгынга сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә һәркем ут белән сак эш итәргә тиеш.
- Балалар файдалы мәгълүмат алдылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр, - дип сөйли Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев