ТАТАР ТАНАЕ ФУТБОЛ БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРА
#яшелүзәнрайонытуганавылым

ТАТАР ТАНАЕ ФУТБОЛ БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРА

11 июль көнне Татар Танае авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдашларыбыз – Илнур Мөхәммәтов һәм Айнур Шәймарданов истәлегенә багышланган футбол турниры узачак.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Турнир алдыннан авылның кечкенә футболчылары арасында да ярышлар оештырыла! 🧒 7дән алып 17 яшькә кадәрге малайлар һәм кызларны футбол бәйрәменә чакырабыз! Барлык катнашкан балаларга да истәлекле призлар тапшырылачак. 

Балаларны котларга махсус кунак – футбол буенча ике тапкыр Россия чемпионы, Россия призёры, «Рубин» ФК составында УЕФА Чемпионнар лигасы уеннарында катнашкан футболчы кайтачак!

Башлана: 13:00 сәг.
Олылар командалары уены: 14:00 сәг.

Спорт бәйрәмендә барыгызны да көтеп калабыз!
0+


Нет комментариев