Туган тел – зур байлык Туган телеңне, аның гореф-гадәтләрен белү – зур байлык. Белү генә җитми, әгәр гаиләңдә дә йолаларны үтәп яшәсәң, син үз милләтеңнең чын патриоты буласың.
Бүгенге героебыз – Салават Борһанов. Акъегет авылыннан. Ана теленә мәхәббәт беренче чиратта гаиләдән килә: өйдә әти-әниең белән үз телеңдә аралашу, сөйләшү – төп нигез булып тора.

Салават бүген әнисе белән бергә татар халкының милли ризыгы - өлеш әзерли. Әнисе Рәшидә Борһанова һәрвакыт төрле тәм-томнар пешереп, гаиләсен сыйлап кына тора. Шул рәвешле, халкыбызның матур традицияләре әлеге гаиләдә саклана.

Әлеге проект социаль программаларны үстерү фонды кысаларында гамәлгә ашырыла.
#яшьхәбәрче
Нет комментариев