Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рәшидә Мофазалова бала югалту хәсрәтен волонтерлыкта җиңә

Норлат авылының «Өмет» волонтерлар штабына кайчан килсәң дә, эш кайнап тора. «Гали дә үз эшендә, Вәли дә…» дигәндәй, һәркем үз бурычын яхшы белә, берәүне дә өйрәтеп торасы юк. Тегү машинасы артында утырган мөлаем гына ханымга күзем төште – сабыр гына тегә дә тегә. Әйтерсең лә ул үз дөньясында: берәүне ишетми дә, күрми дә. Аз сүзле язмам героеның күңел сандыгын ачу өчен йозагын табарга туры килде.

Илсөя Садыйкова фотосы

Рәшидә ханым Мофазалова моңсу күзләрен читкә яшереп, тыйнак кына елмаерга тырыша. «Әллә ни сөйләр сүзем дә юк инде, кызлар», – дисә дә, кечкенә генә йөрәгенә мең төрле шатлык та, шул ук вакытта кайгы-хәсрәт тә сыйган. «Түз, йөрәгем, түз», – дип кенә әйтерлек…

Күгеш авылында ике малайдан соң көтеп алынган кыз булып туа ул. Унтугыз яшендә Айдар авылы егетенә кияүгә чыга. Яшь гаиләне бәхеткә күмеп, кызлары һәм уллары туа. Тигезлектә, шатланып яшәргә дә яшәргә бит инде… Әмма бәхетле тормышлары бер мизгелдә җимерелә: балаларның олысына – өч, кечесенә ике яшьләр тирәсе булганда, яшьлек мәхәббәтенең гомере юл һәлакәтендә өзелә. Бары биш ел гына бергә яшәп калалар. 

Рәшидә апа фермада эшли, әтиә-нисе, туганнары аңа авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Бер елдан соң ул туганнары янына – Салават шәһәренә китәргә карар кыла. Әнисе балаларны вакытлыча авылда калдырырга кушса да, аларны ташлап китә алмый. Мәрьям апасы белән җизнәсе колач җәеп каршы ала. Почтальон булып эшкә урнаша, сабыйлары балалар бакчасына йөри. Ярты елдан эшеннән бер бүлмәле фатир бирәләр. Гомеренең иң авыр елларында терәк булган, пар канатсыз балаларын үстерергә ярдәм иткән апасы белән җизнәсенә ул бүген дә мең рәхмәтле. Тормыш иптәше Рәисне дә шунда очрата. Биш елдан башкорт егетенә кияүгә чыга. Уртак уллары Ришат туа. Ире аның өлкән балаларын да үзенекеләрдәй якын күреп тәрбияли.

– 1990 еллар, заманалар үзгәргән чор. Миндә туган якка кайтып төпләнү теләге уянды. Әти-әни, туганнарым да бу фикерне хуплады. Норлаттан йорт сатып алдык. Мин совхозга эшкә урнаштым, ирем тракторга утырды. Төрле өлкәдә эшләдем: ферма мөдире дә, учетчы да, осеменатор да, почтальон да, склад мөдире дә булдым. Эшсез тормадык, шөкер. Балалар да тормышта үз урыннарын тапты, – дип сөйли Рәшидә апа.

Кызы Ләйсән белән улы Ленар гаиләләре белән Казанда яши. Төпчекләре Ришат армиядән кайткач, 22 яшендә өйләнә. Ике балалары туа. Әмма…

– Мәктәп елларында каратэ, самбо белән шөгыльләнде, күп Рәхмәт хатлары, грамоталар алды. Армиядән дә Мактау кәгазьләре җибәрделәр. Сугыш башлангач, 2023 елның октябрендә «китәм», диде. Ул һәрчак төгәл, тәртипле, үзсүзле булды. Каршы килсәк тә, үгетли алмадык... 21 ноябрьдә шалтыратып: «Әни, борчылмагыз, барысы да яхшы, төнлә алгы сызыкка китәбез, берникадәр вакыт элемтә булмас», – диде. Ә 2 декабрьдә һәлак булган… 10ысында хәбәр иттеләр. 15ендә туган авылым Күгештә әти-әнием, абыйларым янына җирләдек. Кайгымны уртаклашып, хәлемне җиңеләйтергә тырышкан һәркемгә рәхмәтлемен. Аннан, Айдарда иптәшем Юныс ягыннан әти-әнигә, туганнарга да гомер буе изге теләктәмен, урыннары җәннәттә булсын. Бертуганы Нурания апага аерым олы рәхмәтем һәм хөрмәтем.

Бу сүзләрне әйткәндә әңгәмәдәшемнең тамагына төер тыгылды, күзләрен яшь тамчылары каплады. Бүген Рәшидә апаның күңелен бер нәрсә генә җылыта – улының кабере билгеле булу. Хәбәрсез югалганнар күпме… Шулай ук оныклары да яшәргә көч бирә. Килене, балалары белән аралашып тора.

– МХО әле дә тәмамланмады, кадерлемнең һәлак булуын бик авыр кичерсәм дә, улым шикелле егетләрнең ут эчендә, салкын окопларда, безнең тынычлыгыбыз өчен, үзләрен аямыйча дошманга каршы көрәшүен белеп, ярдәм итәргә волонтерлар штабына йөрим. Егетләребез хакына, исән-сау кайтсыннар, гаиләләрен шатландырсыннар, диеп, күңелем кушканга йөрим. Монда рәхәт, җаныма тынычлык табам. Ике ел узды, бер секундка да истән чыкканы юк. Төшкә дә бер генә тапкыр керде. Ап-ак костюмнан, бик матур иде. Урыны җәннәттә булсын. Озатырга дип хәрби комиссариаттан кайтучылар: «Герой булып китте!» – диделәр, – дип күз яшьләрен сөртә Рәшидә ханым. 

БАЛА ЮГАЛТУ ХӘСРӘТЕН КИЧЕРГӘН АНАНЫ ЮАТЫРЛЫК СҮЗЛӘР БАРМЫ ИКӘН? БЕЗ РӘШИДӘ АПАНЫҢ САБЫРЛЫГЫНА, КӨЧЛЕ РУХЫНА СОКЛАНДЫК. ДҮРТ СТЕНА АРАСЫНДА КАЙГЫГА БИРЕЛЕП УТЫРУ БЕРНИ ДӘ ҮЗГӘРТМӘВЕН ЯХШЫ АҢЛЫЙ УЛ. ШУҢА КҮРӘ БҮГЕН ИЗГЕ КҮҢЕЛЛЕ ВОЛОНТЕРЛАР АРАСЫНДА – КЕШЕЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТЕП ЯШИ. АНЫҢ ИҢ ЗУР ТЕЛӘГЕ – УЛЫ КЕБЕК ЕГЕТЛӘРНЕҢ ИСӘН-САУ ӘЙЛӘНЕП КАЙТУЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев