Олы Шырданда зур өмә узды
Бүген Олы Шырдан авылында чын мәгънәсендә халык бердәмлеге күрсәтелде.
Авылыбызда зур өмә оештырылып, туган якка мәхәббәтнең, чисталыкка омтылышның матур үрнәге тагын бер кат дөньяга чыкты.
Өмәдә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм авылдашыбыз Динар Дамир улы белән берлектә бик зур эш башкарылды. Аларның фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә авылның берничә урамы яңача сулыш алды.
Кайда эш алып барылды?
Өмә катнашучылары түбәндәге урыннарда чистарту эшләре башкарды:
- Ленин урамы – контейнер мәйданчыгы чүп-чардан тулысынча арындырылды;
- Бертуган Рәхимовлар урамы – мондагы контейнер мәйданчыгы да тәртипкә китерелде;
- Колхоз территориясе – озак вакытлар буе аунап яткан чүп-чар җыеп алынды.
Эш бик күп булса да, бердәм куллар аны җиңеп чыкты. Өмәдә катнашучыларның һәрберсе үз өлешен кертеп, авылыбызның чисталыгы өчен көрәште.
Без бергә булганда, теләсә-нинди авырлыкларны җиңеп чыга алабыз. Чиста авылда яшәү – һәрберебезнең хакы да, бурычы да.
Туган авылыбызның чисталыгы – безнең кулларда!
Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев