Олы Шырдан авылында МХО егетләренә тәмле күчтәнәч әзерләделәр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылында МХО егетләренә тәмле күчтәнәч әзерләделәр

16 гыйнвар көнне Олы Шырдан мәдәният йортында игелекле чара узды. Авылының уңган-булган хатын-кызлары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен милли ризыгыбыз — чәк-чәк пешерделәр.

- Бу эшкә һәркем үз өлешен кертте: авылдашларыбыз бал, йомырка, май, он һәм шикәр комын үзләре алып килде. Рәмзия Айбатуллина җитәкчелегендә, һәр чәк-чәккә күңел җылысын салып, бергәләп тырышып әзерләдек.

Рәхмәт сезгә, эшсөючән, уңган һәм тырыш кызларыбыз! Сезнең изгелегегез егетләребезгә туган як җылысы булып барып ирешсен. Игелекле эшләребез дәвамлы булсын! — дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.


Нет комментариев