Олы Карагуҗа авылы мәдәният йортында МХОгы егетләргә ярдәм йөзеннән зур өмә узды
Авыл кызлары җыелып, егетләр өчен өй токмачы кистеләр.
- 80 йомыркадан бик күп итеп токмач әзерләнде. Бу эшкә үз өлешен керткән барлык кызларга, спонсорларга һәм өендә кисеп бер тартма токмач китергән Миндубаева Кадриягә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Эш беткәч, бергәләп тәмләп чәйләр эчтек. Сөйләшер сүзләр күп, ә эшләр әле бетмәгән: тагын 60 йомырка калды. Киләсе өмә: җомга көнне, иртәнге сәгать 9:00. Теләге булган һәркемне куанып каршы алабыз! — ди Олы Карагуҗа мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева.
Күмәк җыелып, изге эшкә кушылыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев