Олы Якедә Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә 48нче чаңгы ярышлары узды
Кышның соңгы көне Олы Яке авылында чын спорт бәйрәменә әверелде.
Инде ничә еллар дәвамында 28 февральдә авылдашыбыз, Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Быел бу бәйге 48нче тапкыр узды!
Ярышларда гомумән 110нан артык кеше катнашты. Бишнә, Карагуҗа, Зур Ключи авылларыннан, Васильево спорт мәктәбеннән килгән укучылар һәм Олы Яке авыл җирлеге яшьләре чаңгы юлында үзләренең җитезлекләрен сынашты.
Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары:
- Татарстанның атказанган тренеры Фәрит Шәйхетдинов;
- Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Габделбариевна.
Алар чаңгычыларга шома юллар һәм яңа җиңүләр теләделәр.
Ярыш нәтиҗәләре сөендерә:
- Олы Яке мәктәбе командасы беренчелекне яулап, җиңүче кубогына ия булды!
- Васильево спорт мәктәбе командасы да үз дәрәҗәсен күрсәтеп, күчмә кубокны алды.
Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәп директоры Мәдинә Исмәгыйль кызы ярышны оештыруда зур ярдәм күрсәткән авыл яшьләренә һәм спонсорларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Бәйрәм азагында барысы да бергә җыелып, кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйланды.
Чыганак: Олы Яке мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев