Олы Ачасыр мәдәният йортында балалар өчен «Иске, иске Яңа ел» дип исемләнгән бик күңелле чара уздырганнар.
- Балалар өчен төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр оештырылды. Чарада катнашучыларның һәрберсе үзен чын бәйрәм герое итеп хис итте, рәхәтләнеп күңел ачты. Балаларның йөзләрендәге елмаю — безнең өчен иң зур бүләк. Программабыз бик җанлы үтте, һәр бала актив катнашты, — дип сөйли мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Нет комментариев