Олы Ачасыр мәдәният йорты территориясендә чәршәмбе өмәсе узды
1 апрельдән Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән авыл җирлекләрендә дә, санитар-экологик икеайлык рәсми рәвештә үз эшен башлап җибәрде.
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды
1 апрельдән Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән авыл җирлекләрендә дә, санитар-экологик икеайлык рәсми рәвештә үз эшен башлап җибәрде. Бу чара кысаларында һәрбер муниципалитетта тирә-якны пакълау, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре планлаштырылган. Республика халкын чисталыкка, тәртипкә һәм әйләнә-тирә мөхиткә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән бу экологик кампаниядә актив катнашырга чакыралар.
Олы Ачасыр мәдәният йорты территориясендә чәршәмбе өмәсе узды
– Икеайлыкның беренче көнендә, Олы Ачасыр мәдәният йорты территориясендә зур өмә үткәрдек. Биредә эшләүче хезмәткәрләр, авыл аксакаллары, яшьләр һәм барлык теләүчеләр бердәм булып чыкты. Кыш буе яуган карлар биек булу сәбәпле, өмәдә катнашучылар ишек алларын, мәдәният йорты тирәсен, юлларны кардан арындырдылар. Карны көрәп, чистартылган урыннарга вакыт җиткәндә чәчәкләр утырту өчен туфрак хәзерләнде, – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Әйдәгез, тирә-юнебезне гөлбакча ясыйк!
Икеайлык кысаларында актив катнашып, тирә-юнебезне чын гөлбакчага әйверелдерик. Бергәләп эшләгәндә генә без гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешеп, чиста һавалы, матур, пөхтә бер мөхит тудыра алабыз. Әлеге өмәләр безнең авылларда, шәһәрдә яшәүнең рәхәт, күңелле, имин булуын тәэмин итәчәк. Үзебез яшәгән тирәлекне яратыйк, аны кадерләп саклыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев