Олы Ачасыр авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг узды
Авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы Митинг булып үтте.
Бу көн — безнең өчен якыннарыбызны искә алу, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйтү көне.
Кичәбезне авылыбызның киләчәге — «Гөлчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез һәм мәктәп укучылары бизәде. Аларның ихлас чыгышлары һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булды. Сабыйларга һәм аларның җитәкчеләренә зур рәхмәт!
Бүгенге көндә арабызда сугыш ветераннары калмаса да, безнең хөрмәтле 4 тыл ветераныбыз һәм 38 сугыш чоры баласы бар. Сезгә ныклы сәламәтлек, тыныч картлык телибез!
Митингның иң көтелгән һәм күңелле мизгеле — солдат боткасы белән кайнар чәй иде. Бу тәмле сыйны әзерләгән Низамиева Зәринәгә рәхмәтебез чиксез! Балалар да, олылар да сокланып, рәхмәт әйтеп ашадылар.
Бәйрәм белән, дуслар! Җиңү көне мөбәрәк булсын!
Мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев