Олы Ачасыр авылы мөселманнары Норлат волонтёрларына ярдәмгә килде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылы мөселманнары Норлат волонтёрларына ярдәмгә килде

Алар бик тырышып 2 антидрон челтәрен үреп бетерделәр, тагын 1 маскировка челтәрен тәмамларга зур өлеш керттеләр.

Норлат волонтёрлар штабы Олы Ачасыр авылы башлыгы Ильнур Саттаровка һәм ярдәм иткән ханымнарга ихлас рәхмәтен белдерә.

Ачасыр авылы мөселманнары атна саен солдатларга җибәрү өчен сухарилар киптерәләр, акчалата да ярдәм күрсәтәләр. Бүген алар үз күзләре белән волонтёрлар штабының эшчәнлеге белән танышып киттеләр.

- Дуслык җепләре тагын да ныгыр дигән теләктә калабыз, — ди штаб җитәкчесе Роза Ягудина.

Бердәм булганда гына без көчле!


Нет комментариев