«Нур» кызлар волейбол командасы МХОдагы егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Нур» кызлар волейбол командасы МХОдагы егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрде

Бу көнне безнең яшь волонтерлар кулларына тукыма, кайчы алды – МХОдагы егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрде.

Һәр бер бәйләнгән төен – ул солдатларга ярдәм, аларның куркынычсызлыгына өлеш. Яшьләр бу изге эшкә бик җаваплы карый. Бу чараны оештыручы Әдел Фаһим улына аерым рәхмәт – аның фидакарьлеге, оештыру сәләте һәм күңел җылысы булмаса, мондый изге эшләр уңышлы гына башкарылмас иде. Шулай ук безнең яшь волонтерларга – аларның тырышлыгы, дәрте, хезмәт сөючәнлеге өчен зур рәхмәт! Сез – һәр бәйләгән челтәрегез белән Җиңүгә өлеш кертүчеләр! Без сезнең белән горурланабыз. 
Бергә эшләгәндә генә без көчле! Киләчәктә дә шундый изге эшләргә дәрт, сабырлык, ныклык телибез. Ә егетләребезгә – исән-сау әйләнеп кайту телибез!

Роза Ягудина.


Нет комментариев