Норлаттан фронтка 123нче гуманитар ярдәм партиясе юлланды
Норлат авылындагы «Өмет» волонтерлар штабы махсус хәрби операция зонасына чираттагы – 123нче гуманитар ярдәм партиясен озатты. Ә 2026 ел башыннан бу инде 19нчы йөк озату булды. Бу юлы ярдәм Курск өлкәсендәге медицина ротасына юлланды.
Тартмаларга иң кирәкле әйберләр – кием-салым, аяк киемнәре, гигиена чаралары, дарулар һәм өй тәме килеп торган күчтәнәчләр тутырылган. Волонтерлар әйтүенчә, мондый ярдәм сугышчылар өчен матди яктан гына түгел, рухи яктан да зур терәк булып тора.
– Яраланган егетләребез үзләре турында кайгыртуларын тойсын иде. Якыннары өйдә көтүләрен, алар өчен борчылуларын белү – үзе зур көч, – ди штаб җитәкчесе Роза Ягудина.
Бүген МХОдагы батырларыбызга ярдәм итү эшенә бөтен район халкы кушыла. Бу – чын мәгънәсендә тыл белән фронтның бердәмлеге.
«Солдатларга – чиста су» хәйрия акциясе дә зур колач алды. Бакырчы авылы халкы һәм мәктәп-балалар бакчасы коллективы актив катнашты. Акъегет авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйков шешәләргә тутырылган чиста су белән тулы трактор арбасы алып килде. Моннан тыш, бакырчылар фронт ихтыяҗлары өчен генераторлар һәм пауэрбанклар сатып алуга 30 мең сум акча тапшырды.
Изге эштән Мулла Иле авылы халкы да читтә калмады. Авыл укытучысы Рамил Садыйков (рәсемдә) үз машинасында гуманитар йөк белән су китерде. Норлат һәм Тау Иле китапханәчеләре исә, штабка килеп маскировка һәм антидрон челтәрләре үрергә булышты, су запаслары да алып килде.
Бүген тылда башкарылган һәр хезмәт – Җиңүгә керткән өлеш. Кемдер челтәр үрә, кемдер акча җыя, кемдер су ташый, токмач кисә, ә кемдер җылы оекбаш бәйли. Әмма аларның һәркайсын бер теләк берләштерә: ил саклаучы егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын.
Авыр вакытта халкыбызның бердәм булып туплануы аеруча әһәмиятле. Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, бүген дә тыл хезмәтчәннәре махсус хәрби операциягә ныклы терәк булып тора. Күңел җылысы кушылып җыелган һәр ярдәм сугышчыларга өмет һәм көч өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев